Яр Чаллыда «Кванториум» га 3 яшь тулды!

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы өченче туган көнен билгеләп үтте. Технопарк ачылганнан бирле аның шәкертләре Россия һәм халыкара ярышларда, шул исәптән WorldSkills һәм JuniorSkills чемпионатларында 84 җиңү яуладылар, Россия һәм республика грант проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар.

Кичә тантаналы чарада «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Антон Грачев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Александр Ушенин, шәһәр хакимияте вәкилләре һәм технопарк партнерлары катнашты.

Кунаклар төрле «квантум»да укучы балаларның эшләнмәләре белән таныштылар, аларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа кызыклы проектлар теләделәр.

«Кванториум» балалар технопаркы укучыларга өстәмә белем бирү моделен гамәлгә ашыра, аларга яңа инженер-техник юнәлешләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук ул WorldSkills лазер технологияләре буенча компетенцияләр үзәге булып тора, робот техникасы, 3D-модельләштерү, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре буенча хакатоннар, шулай ук «Карта галереясе» геоинформатикасы буенча Бөтенроссия конкурсы уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International