Татарстанда оешма архивлары арасында конкурс уза

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республиканың коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалары архивлары арасында конкурс игълан итте. Конкурсның гомуми приз фонды - 4,5 млн. сум.

Конкурсны үткәрүнең төп максаты - архивларның алдынгы тәҗрибәсен һәм иң яхшы эш тәҗрибәсен тарату, документларны саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллануның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертүне стимуллаштыру, шулай ук күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү.

Конкурс ике номинациядә үткәрелә:

  • "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивы коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы";
  • "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы – чыганакларының архивы".

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 5 нче мартына кадәр кабул ителә. Конкурсның Нигезләмәсе һәм катнашу шартлары Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

Җиңүчеләргә архивсаклагычларны махсус җиһазлар белән тәэмин итү, архивны мәгълүматлаштыру, күргәзмә җиһазлары яки уку залы сатып алу, шулай ук интерактив белем бирү проекты булдыру өчен грантлар биреләчәк. Һәр номинациядә 1 урын өчен бүләк – 1 млн сум, 2 урын – 750 мең сум, 3 урын – 500 мең сум каралган. 

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International