Сочида инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Татарстан берьюлы өч номинациядә җиңү өчен бүләкләр алды.
Татарстанга җиңү китергән проектларның берсе - «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы. Проект бизнес-процессларны билгеләү һәм социаль ярдәм чараларын күрсәтү, территориаль социаль яклау органнары эшчәнлеген оптимальләштерергә һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар регистрын булдырырга ярдәм итә. Бүген регистрда - 1,7 млн. социаль ярдәм чаралары алучы, системаның 10 меңнән артык кулланучысы бар.
2014 елда бердәм система булдырылганчы, халыкны социаль яклау өлкәсендә төрле мәгълүматлар базасы булган, алар күп очракта мәгълүматны кабатлаган. Халыкның бердәм электрон регистрын гамәлгә кертү белән социаль өлкәдә хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның үзәкләштерелгән исәбен алып бару мөмкинлеге барлыкка килде.
Берничә ведомство (ЗАГС, ПФР, ФСС һ.б.) белән мәгълүмат алмашучы системаны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә социаль яклау хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү һәм Татарстан Республикасы социаль яклау органнарына гражданнарның шәхси мөрәҗәгатьләре санын киметү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген 8 социаль яклау хезмәте тулысынча электрон рәвешкә күчерелгән. 2014 елдан социаль өлкәдә электрон рәвештә хезмәт күрсәтү механизмын кулланучы гражданнар өлеше 16дан 86% ка кадәр артты.
Фото: pexels.com