"Кванториум" балалар технопаркында 4-5 нче март көннәрендә геомәгълүмат буенча «Карта фестивале» бөтенроссия конкурсы узды. Анда Россиянең 18 регионыннан 8-17 яшьлек 100 дән артык укучы катнашты, алар эксперт жюри хөкеменә үзләренең иҗади проектларын тәкъдим итте.
Иннополиста "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөтенроссия ИТ-форумы дәвам итә, анда бөтен Россиядән мәгълүматлаштыру буенча белгечләр җыелды. Бүген анда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасының төп үсеш факторы буларак ИТ-индустриядә лидер булу турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга яңа резидентлар сайлап алынды. Экспертлар тарафыннан 18 стартап арасыннан 7 сайлап алынды. Алар - Чаллы, Казан, Иннополис, Ижау, Уфа, Ульяновск, Новосибирск һәм Мәскәүдән яңа эш башлаучы эшкуарлар.
Бүген Казан шәһәренең ИТ-паркында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөтенроссия ИТ-форумы старт алды. Форумда инде гамәлгә ашырыла торган партиянең ИТ-проектларын тәкъдир итү һәм яңа мәгълүмати технологияләр турында сөйләү планлаштырыла.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре ел саен керемнәре һәм чыгымнары турында уңайлы электрон сервис аша (dohod.tatar.ru) декларация бирә ала.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 5-6 нчы март көннәрендә 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәренең радиотелеүзәгендә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, эшләр башкарылачак.
6-10 нчы март көннәрендә Иннополис Университетында Россиянең 22 регионыннан 7-11 нче сыйныф укучылары Милли технологик инициатива (НТИ) олимпиадасының йомгаклау этабында очрашачак. ИТ-вуздагы ярышлар «Интеллектуаль робот техникасы системалары» (ИРС) һәм «Финанс технологияләренең программалы инженериясе» профильләре буенча узачак.
Бүген, "Саннар дәресе" Бөтенроссия Белем бирү чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучылар кунакка ясалма интеллект һәм машина белән уку темасына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Бүген "Иннополис" махсус икътисадый зонасына 6 ел тула. 2013 елның 1 нче мартында"«Иннополис" МИЗ" ААҖ идарәче компаниясе теркәлде.
ИТ-парк Бизнес-инкубаторын тәмамлаган - RoadAR компаниясе яңа продуктны кардиналь рәвештә эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Компания тарафыннан эшләнгән DPTH кушымтасы профессионалларга һәм фоторәсемнәрне сөючеләргә кискенлек тирәнлеген контрольдә тоту мөмкинлеген бирә.