Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сорау – бала мәктәптә нинди бәя алды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның беренче кварталында татарстанлылар Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша 61 миллионнан артык мәгълүмат соратып алганнар. Еш кына кулланучылар шул рәвешле мәктәптә балаларның бәяләмәсен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерә, шулай ук ТКХның электрон квитанцияләрен карый.

Шулай ук беренче өч айда ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм ТР мобиль кушымтасыннан файдаланучылар хезмәтләр күрсәтүгә 1,9 млн. электрон гариза биргән һәм онлайн режимда 3,7 млн.нан артык түләү башкарган.

Гариза бирү хезмәтләре арасында электрон рәвештә түбәндәгеләр алда бара: балалар бакчасы өчен компенсация билгеләү, балага айлык пособие билгеләү һәм баланы балалар бакчасына күчерү өчен гариза бирү.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә, татарстанлылар онлайн режимда ТКХ, балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләгән, кәрәзле телефон һәм баланың мәктәп картасы балансын тулыландырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International