"IT-чемпион" конкурсының финалы бик якын!

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Мәктәп укучылары өчен "IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабы үзенең ахырына якынлаша – 30 нчы апрель көнне uslugi.tatarstan.ru сайтына кергән өчен баллар өстәлү туктатылачак.

2018 елның 18 нче сентябреннән 30 нчы ноябренә кадәр узган конкурсның беренче этабында бөтен республикадан 40 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар өлкәннәрне - ата-аналарны һәм туганнарын Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан ничек дөрес файдаланырга өйрәттеләр һәм бу өлкәннәр порталындагы һәр операция өчен призлы баллар алдылар. Конкурсның беренче этабында Яшел Үзән районыннан бер укучы 6 меңнән артык балл җыйган. Конкурста барлык укучыларның 80% катнашкан Саба районы Иң актив район булды.

Конкурсның икенче этабы 2019 елның 1 нче февраленнән 30 нчы апреленә кадәр уза. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2 нче этапта «балалар хезмәтләре» өчен - балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләү, мәктәп картасын тулыландыру һәм башкалар артачак.

Май аенда ук максималь балл җыйган катнашучылар һәр муниципаль районнан өчәр җиңүче яңа смартфоннар белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләүдә күңел ачу программасы, сыйлау, котлаулар һәм бик күп уңай тәэсирләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International