«Халык инспекторы»на 3 айда 10 меңнән артык гариза керде

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Уяу татарстанлылар 2019 елның беренче өч аенда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 меңнән артык очрагын теркәде. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк. Халык хакимиятләргә тротуарларда туктап калган автомобильләр турында ешрак хәбәр итә.

«Халык инспекторы» кушымтасы Татарстанда 2014 елдан бирле эшли. Аның ярдәме белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны видеога төшереп, аларны ЮХИДИгә карап тикшерүгә җибәрергә мөмкин. Әлеге материаллар нигезендә хокук бозучыларга карата административ җитештерү кузгатылырга мөмкин.  Тулаем алганда, 2014 елдан татарстанлылар карауга 250 меңнән артык белдерү кәгазе җибәрде (2018 ел өчен – 80 мең) - аларның 70% ы административ хокук бозулар турында карарлар чыгарылды һәм, димәк, штрафлар салынды.

Видеоматериалларны ялганлап эшләп булмый - фиксация урнашу урынын, көнен һәм вакытын автомат рәвештә билгели торган кушымтада бара. Бүген кушымтада19 төрле категория бар,  соңгысы - «Җәяүлеләрнең хәрәкәтен тоткарлау». Яңа категорияләр гражданнарның тәкъдимнәрен анализлау нәтиҗәләре буенча өстәлә. Хәзерге вакытта җәмәгать транспорты тукталышындагы урыннарда транспорт чараларын тукталыш яки машина кую кагыйдәләрен бозуга кагылышлы яңа категория өстәү мәсьәләсе карала.

Ел саен кушымта белән кызыксыну арта бара – ел башыннан әлеге кушымтаны 21 мең тапкыр күчереп алганнар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International