21 нче апрельгә кадәр Татарстанда яшәүче һәр кеше якынлашып килүче Җиңү көненә Банк почтасы сайтында махсус бүлектә котлау открыткасы төзи һәм аны Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ветераннарга, якыннарына һәм туганнарына бушлай җибәрә ала.
Сайтта дизайн һәм котлау текстын сайлап алырга була, открыткада алучы адресын гына күрсәтергә кирәк. Кәгазь открыткалар адресатларга Җиңү көненә тапшырылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, печать һәм открыткалар китерү банк хисабына тормышка ашырыла.