Россия Почтасының 73 клиенты лотерея миллионеры булды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 ел башыннан Россия почтасы бүлекләрендә сатып алынган лотерея билетларының гомуми саны 6,6 млн. артты. 73 катнашучы миллионер булды.

Дәүләт лотереяләре статистикасы буенча, 2019 елның беренче кварталында Россия почтасы бүлекләрендә 19 миллионнан артык лотерея билетлары сатып алынган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда миллион билетка күбрәк. Шулай итеп, 147 катнашучы 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр акча откан, 136 катнашучы 500 меңнән 1 млн сумга кадәр җиңү яулаган.

Мәскәү өлкәсендә лотерея миллионерлары аеруча күп — сигез бәхетле кеше пәйда булды. 1 миллион сумнан артык откан җиде кеше Краснодар өлкәсендә, алтысы — Мәскәүдә, дүртесе — Ханты-Мансийск автоном округында яши. Свердловск, Белгород, Иркутск һәм Ростов өлкәләрендә өч лотерея миллионеры бар.

Томск өлкәсеннән, Ханты-Мансийск автоном округы һәм Мәскәү өлкәсеннән өч җиңүче һәрберсе 3әр миллион сум акча откан.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елдан башлап Россия Федерациясе территориясендә бары тик дәүләт лотереяләре генә үткәрелә. Аларның төп миссиясе - физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау. Бу максатларга Бөтенроссия дәүләт лотереяләре 10,9 млрд сумнан артык акча күчергән инде.

Фото: Россия Почтасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International