ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

Бүген «Смена» заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында финанс сервисларын эшләү буенча IT-хакатон старт алды. Чара Ак Барс банкы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Талантлар университеты белән берлектә үткәрелә.

«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде, аны «Ростелеком» Ericsson белән партнерлыкта үткәрәләр. Конкурсның региональ этабына иң күп гаризалар Татарстаннан җибәргәннәр.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмати иминлек үзәге җитәкчесе Сергей Петренко киберһөҗүмгә каршы тору буенча уку модульләре сериясен әзерләүдә һәм үзгәртүдә, шулай ук Венада һәм Тбилисида киберкуркынычсызлык эксперт төркемнәре эшендә катнашты. Утырышта барлыгы 24 җәмәгать эксперты катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан һәм Чаллы халкына 1 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә укырга керү өчен льготаларны раслау кирәклеге турында искә төшерә.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

«Акыллы шәһәр» өчен карарлар өлкәсендә Иннополис махсус икътисадый зонасы резидентларының эшләнмәләре 26-29 нчы мартта Тайбэда ел саен уздырыла торган Smart City Summit&Expo халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Анда 300дән артык югары технологияле компания, шәһәр мэрлары, архитекторлар, төзүче компанияләр катнаша.

Кичә Санкт-Петербургта Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү советының "Цифрлы икътисадның төп активы буларак кеше капиталы" темасына утырыш узды. Совет әгъзаларына цифрлы икътисад шартларында өзлексез белем бирү системасын төзү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләделәр.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Республика халкына «Халык контроле» сервисында яңа мөрәҗәгать категориясе  кабул ителде - хәзер анда цифрлы телевидениегә күчүгә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы 2019 елның 3 нче июнендә цифрлы эфир телетапшыруына тулысынча күчәчәк.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы мэриясендә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Яр Чаллыда ИТ-парк эше турында фикер алыштылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бизнеска ИТ-парк резидентлары эшләнмәләрен өйрәнергә тәкъдим итте.


22
март, 2019 ел
җомга

"Иннополис" махсус икътисадый зонасы һәм McFly.аero халыкара альянс аэротакси нигезендә яңа транспорт системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча уртак эш турында килештеләр. Бүген Иннополиста McFly.aero белән Иннополис арасында хезмәттәшлек перспективалары темасына түгәрәк өстәл барышында тиешле меморандум имзаланды. Очрашуда «Иннополис» МИЗ вәкилләре, аэротакси эшләүчеләр, махсус икътисадый зона резидент-компанияләре, шәһәр мэриясе вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International