Татарстаннан «Яндекс.Лицей» укучылары Мәскәүдә Яндекс компаниясе штабында булдылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бу атнада Яндексның Мәскәү офисында Яндекс укучылары өчен очрашу узды. Анда Татарстанның алты вәкиле катнашты.

Очрашуда катнашучылар мастер-класска бардылар, анда интерактив график белән эшләргә һәм үзләренең арт-проектларын булдырырга өйрәнделәр. Шулай ук хакатонда катнаштылар, анда команда эшен оештыру өчен сервис эшләделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда республиканың өч шәһәрендә старт алган «Яндекс.Лицей» проекты икенче елга инде 10 шәһәрне һәм 22 мәйданчыкны колачлады – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Иннополис, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, шулай ук Алексеевск һәм Балык Бистәсе.

Бүген Яндекс.Лицей федераль проекты Россиянең һәм Казахстанның 58 шәһәрендә - төбәк министрлыклары һәм ведомстволары ярдәме белән 128 мәйданчыкта эшли. Татарстанда проект ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фото: Яндекс матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International