Татарстанлылар Digital диктант кысаларында үзләренең цифрлы грамоталылыгын тикшерә алалар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Компьютер белемен, база программаларын белү дәрәҗәсен, интернет белән эшләү күнекмәләрен, киберкуркынычсызлык өлкәсендә белемнәрне май аенда бөтен ил буенча уза торган Digital Диктант бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында татарстанлылар бушлай тикшерә ала.

Татарстанда тест 18 нче майда КФУның ИТИС Югары мәктәбе мәйданчыгында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 35) – 9:00 һәм ИТ-парк мәйданчыкларында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 52) сәгать  11:00 узачак. Тестны шулай ук онлайн режимда цифровойдиктант.рф сайтында 18 нче майдан 24 нче майга кадәр узарга мөмкин.

Тест 14 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен аерым узачак. Катнашучыларга өч катлы блок буенча 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Беренче блок компьютер белеменә, икенчесе Интернет һәм социаль челтәрләр белән эшләүгә, ә өченче блок киберкуркынычсызлык нигезләренә багышланган. Сораштыру тәмамланганнан соң, катнашучылар цифрлы грамоталыкның гомуми дәрәҗәсен һәм цифрлы компетенцияләрне үстерү дәрәҗәсен белә алачаклар.

"Цифрлы" диктантта катнашу өчен сылтамалар буенча узарга һәм чараның бер мәйданчыгы - ИТ-парк яки КФУның ИТИС Югары мәктәбен сайлауга бәйле рәвештә теркәлергә кирәк.

Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча масштаблы акция беренче тапкыр үткәрелә. Аны Интернет-технологияләр Региональ иҗтимагый үзәге (РОЦИТ), Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) һәм Microsoft компаниясе оештыра. Татарстан Республикасында Digital диктант партнерлары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International