Татарстанда 21 нче майда телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «ТРПЦ» филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре башкарылуы турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә  Югары Ослан районының Рус Макулово һәм Мамадыш районының Кече Кирмән авылларында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары өзелеп торырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге торак пунктларда яшәүчеләрнең башкарган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International