Татарстанда инновацион проектлар эшләү өчен мәйданчык ачылачак - «Кайнау ноктасы»

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

23 нче май көнне Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы базасында төбәктә беренче «Кайнау ноктасы - Казан» күмәк эш пространствосы ачылачак, ул эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, хакимият органнары вәкилләрен һәм Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен актив яшьләрне берләштерәчәк.​

ИТ-паркта «Кайнау ноктасы» проект лидерлары белән аралашуны, бөтен илдән әйдәүче белгечләр консультациясен алу мөмкинлеген, шулай ук белем бирү программаларында бушлай катнашуны күздә тота. «Кайнау нокталары» эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре итеп цифрлы трансформация, тотрыклы үсеш һәм Халыкара кооперация билгеләнгән, ә төп бурыч - төбәкнең чимал булмаган экспорт потенциалын үстерү.

«Кайнау ноктасы - Казан» ачылу тантанасы, шулай ук «Югары технологияләр базар чикләрен бетерә. Цифрлы киләчәк өндәмәләре» темасына пленар сессия 23 нче майда 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 нче йорт.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Цифрлы һәм Технологик үсеш мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле Дмитрий Песков, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) «Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» Союзы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашачак. Шулай ук «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО җитәкчесе Светлана Чупшева, ТР югары уку йортлары ректорлары, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт структуралары вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Ачылу ике көн кысаларында (23-24 май көннәрендә) чаралар сериясе узачак: эксперт сессияләре, төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, лекцияләр һәм семинарлар. Ачылу тантанасында берничә килешү имзаланачак. Теркәлү һәм тулырак программа: https://leader-id.ru/event/21567/.

 

Белешмә

«Кайнау нокталары» төбәкләрдә Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) йөкләмәсе буенча Милли технологик инициатива кысаларында «Платформа НТИ» АКБО ярдәмендә оештырыла. Киңлекләр галимнәр, бизнесменнар һәм технологик эшкуарлар, дәүләт хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм һөнәри бергәлекләр, студентлар өчен билгеләнгән. «Кайнау нокталарында» алар тәҗрибә, эшчәнлек нәтиҗәләре белән уртаклаша, үсешнең яңа модельләрен бергәләп эшкәртә алалар. Хәзерге вакытта «​Кайнау нокталары» Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ивановта, Петрозаводскида, Новосибирскида һәм башка шәһәрләрдә эшли. Казанда «ИТ-Парк» ДАУ базасында 25 нче «Кайнау ноктасы» ачылачак.

«Кайнау нокталары» киңлеге төркем эшенә исәпләнгән. Бу үзенчәлеге проектның идеядән алып аны тормышка ашыруга кадәр тулы циклын үткәрергә мөмкинлек бирә. Сөйләшүләр, коридорлар һәм заллар – технологик эшкуарларның - җитештерүнең уникаль технологияләре хуҗаларының, яңа карарлар чыгаручы тикшеренүчеләрнең һәм лидерларның очрашу урыны.

СИА - икътисадый һәм социаль өлкәләрдә чаралар комплексын гамәлгә ашыру өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешма. Аерым алганда, өстенлекле проектларны алга этәрү, Россиядә эшмәкәрлек мохитен яхшырту һәм профессиональ кадрларны үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен.

«НТИ платформасы» - милли технологик инициативаны үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча СИА һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешма. Аерым алганда, һөнәри бергәлекләрне үстерү, дәүләт органнарының, коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмаларның, гражданнарның, фән һәм технологияләр үсеше, мәгарифне камилләштерү өлкәсендә эш төркемнәренең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру өчен.

Татарстанда «Кайнау ноктасы» ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы ярдәмендә ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International