Төмәндә 3D-модельләштерү һәм 3D-басма буенча "ВЗДумай" IV Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. КФУның IT-лицееннан Кадамов Шамил һәм Юдин Данилның иҗади проектлары «3D-традицияләр» махсус бүләгенә лаек булды.
Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында җитештерүне цифрлаштыру буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында гамәли семинар узды.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә иминият компанияләре һәм иминият агентларын uslugi.tatarstan.ru порталында электрон сервислар урнаштыруга чакыра.
ИТ-вуз «Цифрлы икътисад» Россия милли проекты кысаларында төп юнәлешләрнең берсен үстерү планын эшләү өчен «Росатом» компаниясенең тендерында җиңде.
1 нче апрельдән июнь ахырына кадәр илнең барлык почта бүлекләрендә, шулай ук сайттагы онлайн режимда podpiska.pochta.ru 2019 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе үткәрелә.
Цифрлы эфир телевизион тапшыруларның интерактив картасы смотрицифру.рф сайтында цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатуның яңа пунктлары белән даими тулыландырыла. Картага инде дүрт меңнән артык кибет адреслары һәм элемтә өчен мәгълүмат кертелгән. Аларда цифрлы стандарт ярдәмендә заманча телевизорлар, цифрлы приставкалар, бүлмә һәм тышкы дециметр антенналары сатып алырга мөмкин. Кибетләрнең саны көнгә 70кә якын тизлек белән арта бара.
Кичә Нидерландның бизнес вәкилләре белән түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның инновацион потенциалын тәкъдир итте.
Татарстанда «IT-чемпион» республика конкурсы дәвам итә, аның шартлары буенча мәктәп укучылары өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында сервислардан ничек файдаланырга өйрәтәләр һәм призлы баллар алалар. 30 нчы апрельдә республиканың һәр районында һәм шәһәрендә 3әр җиңүче билгеләнәчәк, аларның һәркайсы бүләк сыйфатында яңа смартфон алачак.
Яр Чаллыда "Цифрлы төбәк" Open Innovations Startup Tour кысаларындагы проектларның төбәк конкурсына йомгак ясадылар. Россиядә һәм БДБ илләрендә перспективалы стартаплар эзләү буенча иң зур чара 1-2 апрельдә Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Нидерланд шәһәрендә Philips Healthcare үзәгендә булды. Төньяк Эйндховенда урнашкан Philips инновацион үзәге Сәламәтлек саклау өлкәсендә югары технологияле инновацияләрне тәкъдир итү мәйданчыгы булып тора.