Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 28 майдан 30 майга кадәр «ТРПЦ» филиалы объектында 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр планлы профилактик эшләр турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә Әлмәттәге аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программалары сүндерелеп торырга мөмкин.
"Беренче канал" - 8 ТВК," Россия1 + Татарстан" - 10 ТВК, "Россия К" - 2 ТВК, "НТВ" - 3 ТВК, "Россия радиосы + Татарстан радиосы" - 103,9 МГц, беренче һәм икенче Федераль мультиплекслар (59 ТВК һәм 58 ТВК) телеканалларында күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шәһәр халкының башкарылган эшләргә аңлап карауларын сорый.
Фото: pixabay.com