Иннополис Университеты Күзәтү советы составын яңартты

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Мондый карар узган атнада ЦПР конференциясе барышында ИТ-вузны гамәлгә куючылар — РФ һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы йөзендә Татарстан Республикасы аша Россия Федерациясе тарафыннан игълан ителде.

АКБО «Иннополис Университеты»н гамәлгә куючылар, РФ Хөкүмәтенең 06.04.2010 елдагы 648-р номерлы боерыгына таянып, гамәлдәге Күзәтчелек советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаттылар һәм киләсе составны расладылар:

  • Максим Акимов — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары;
  • Константин Носков — Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры;
  • Илья Торосов — Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары;
  • Рөстәм Миңнеханов — Татарстан Республикасы Президенты;
  • Роман Шәйхетдинов — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры;
  • Николай Никифоров — «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе;
  • Кирилл Семенихин — «Иннополис Университеты» директоры;
  • Сергей Белоусов — Runa Capital венчур фондының өлкән партнеры, Parallels идарәсе рәисе, Acronis компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры.

Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча, Күзәтчелек советы рәисе итеп Максим Акимов сайланды.

Фото: president.tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International