Татарстан СИА балалар бакчаларында урыннар фаразлауның универсаль моделен эшләргә тәкъдим итте

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО оештырган төбәкләр өчен цифрлы карарлар конкурсының икенче турына узган Татарстан Республикасы проектын (бурыч) тәкъдир итте. Февраль аенда старт алган һәм берничә этаптан торган конкурска Россиянең 43 төбәгеннән 146 проект кергән, аларның 30ы икенче этапка узган.

Татарстан проекты Татарстан шәһәрләре һәм районнарының балалар бакчаларында якындагы 10 елга булган ихтыяҗларын прогнозлау һәм бәяләүдән гыйбарәт - "Электрон балалар бакчасы" һәм "ЗАГС" республика мәгълүмат системаларында тупланган зур мәгълүматлар нигезендә. 

Бүген республикада балалар бакчаларын төзү программасы гамәлгә ашырыла, аның еллык күләме 7,5 млрд.сумны тәшкил итә, 2020 елга кадәр 6 010 урынга 29 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шул ук вакытта балалар бакчасында урын алмаган һәм аны озак көттергән балаларның чираты да бар. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре моны балалар бакчаларында ихтыяҗны алдан фаразлау инструменты булмау белән бәйли.

Татарстанда балалар бакчаларына ихтыяҗның фаразын эшләү өчен тәкъдим ителә торган моделе, 90 нчы еллар демографик кимүне һәм 2000 нче еллар күтәрелешен исәпкә алып, балалар бакчаларына күчүгә агымдагы чират турында мәгълүматлардан һәм туучылар саны фаразларыннан файдаланачак. Шулай ук һәр балалар бакчасы киселешендә балалар саны турында мәгълүматлар, балалар бакчаларына укырга керү өчен гаризалар саны, Татарстан Республикасында туган балалар саны, репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алыначак.

Дата-аналитик тарафыннан эшләнгән модель балалар бакчалары төзелешен 10 елга дөрес адреслы планлаштыру өчен алгоритм кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә. 

Бөтенроссия санлы карарлар конкурсы төбәкләрнең социаль-икътисадый бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны оештыручы: «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (СИА)

Конкурсның этаплары:
• 1 этап (2019 елның 15 феврале – 25 марты): бурычлар конкурсы. Төбәкләр әлеге мәсьәләләр белән эшләүгә нигезләнгән карарлар эшләү буенча конкрет бурычларны тасвирлый торган гаризалар бирде
• 2 этап: карарлар конкурсы (2019 елның 5 апреленнән).  Эшләүчеләр конкурсның беренче этабында сайлап алынган бурычларны хәл итүче алгоритмнар булдыруда ярышалар
• 3 этап: кертүләр конкурсы. Бу этапта идеяләр реаль шартларда тормышка ашырылачак.

Фото: ЦИПР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International