Татарстан Республикасында һәм РФнең тагын 20 төбәгендә цифрлы эфир телетапшыруына күчү 3 июньнән 14 октябрьгә күчерелде.
Башта цифрлаштыруның өченче этабы июнь аенда 57 төбәккә кагылачак һәм соңгысы булыр дип планлаштырылган иде. Әмма май аенда Россия Хөкүмәте РФнең 21 субъекты өчен «санга» күчү вакытын 14 октябрьгә күчерде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен карап тикшергәннән соң, РФ Хөкүмәте адресына әлеге исемлеккә Татарстан Республикасы да кертү турында Карар кабул ителде.
Срокларны күчерү Татарстанда 4 июньдә мөселман бәйрәме Ураза гаете үткәрү белән бәйле. График халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аңа шактый уңайсызлыклар китермәс өчен үзгәртелгән. Шул ук вакытта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстанның цифрлы эфир телевидениесенә күчүгә әзерлеген югары бәяли.
Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Татарстанда халык белән цифрлы эфир телевидениесенә күчүгә әзерлек, шул исәптән йорт яны белән дә, актив мәгълүмати эш алып барыла. Республика муниципаль берәмлекләрендә халыкка цифрлы эфир телетапшыруларының җиһазларын көйләүдә ярдәм күрсәтү өчен 1800 дән артык волонтер җыелды һәм укытылды. Аларның һәркайсы үз кулында махсус таныклык бар, ул халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм күрсәтү хокукын бирә.
Шулай ук төбәктә 8-800-220-20-02 федераль кайнар линиясе эшли. Аның аша цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм җайга салу, торак пунктларда спутник җиһазларын цифрлы эфир телевизион тапшыруларны кулланмыйча тоташтыру, җиһазлар урнаштыру һәм тоташтыруда волонтерлар ярдәме мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр территориясендә приставкалар һәм антенналар булуга даими мониторинг алып барыла. Бүген 1310 сәүдә объектында цифрлы сигнал кабул итү җиһазларын сатып алырга мөмкин, шул исәптән 900 почта элемтәсе бүлегенә.
Шулай ук, цифрлы телевидениегә күчү кысаларында, Татарстан Республикасында гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү чаралары мәсьәләләре хәл ителә. Аерым алганда, спутник җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны кайтаруга субсидияләр, санлы сигнал авырайтылган 160 торак пунктта яшәүчеләргә биреләчәк. Әлеге компенсацияне җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (айга 9 170 сум) түбән булган гаиләләр ала алачак. Моннан тыш, спутник телевидениесе хезмәтләрен тоташтырганда, мондый торак пунктларда яшәүчеләрдән мультиплексларга кертелгән 20 телеканалны карау өчен абонент түләве алынмаячак. Мондый торак пунктта яшәүче кеше спутник телевидениесе абоненты булса, ул, күчеш өчен генә түләп, бушлай тарифка күчә ала.
Фото: growingyourbaby.com