ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

«Ростелеком» тугызынчы тапкыр үткәрә торган «Цифрлы киләчәккә бергә» төбәк журналистлары һәм блогерлары өчен конкурска гаризалар кабул итү башланды. Nec корпорациясенең бүлендек компаниясе — "НЭК Нева коммуникацион системалар" АҖ янә партнер булды.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә керү чикләре киметеләчәк дигән карарга кул куйды.  Яңа документ ярдәмендә Яр Чаллы ТОСЭР резидентлары сафына яңа технологияләр эшләү буенча мәйданчыклар да керә ала.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды илебезнең программа тәэминатын эшләү һәм цифрлы икътисад шартларында аның өлешен арттыру проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга, шулай ук бүленгән реестрлар технологияләрен кулланып, федераль һәм региональ дәүләт мәгълүмат ресурсларын булдыру буенча технологик карарлар эшләү, мәгълүматны эшкәртү һәм саклау методларын һәм технологияләрен кертү буенча гаризалар кабул итә башлады.

2019 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә Huawei Honor Cup 2019 мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә Евразия ярышлары финалы узды. Татарстан Республикасыннан дүрт яшь белгеч катнашты: Казан автотранспорт техникумы студенты Фаяз Минһаҗев, Казан Федераль университетының Алабуга институты студенты Вадим Рәхмәтуллин, Казан (Идел буе) Федераль университеты студенты Анна Новикова, Казан Федераль университеты студенты Владислав Еремеев.

Чираттагы атналык киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында узды.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 елның гыйнварыннан Татарстанда 14 эш көне урынына 5 эш көне эчендә шәхси эшмәкәр һәм юридик затларны теркәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы юридик затларны, физик затларны шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары буларак теркәү турында Карар кабул итү вакытын кыскарткан электрон сервис эшләп чыгарды һәм гамәлгә кертте.

«Интернетка рәхмәт - 2019» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия интерактив конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы "Иң актив төбәк" номинациясендә дүртенче тапкыр җиңүче булды.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фонды арасында якланган Vipnet каналы буенча электрон үзара хезмәттәшлек эшли башлады, бу документлар алу процессын гадиләштерәчәк һәм дәүләт бюджеты чыгымнарын курьер китереп җиткерүгә киметәчәк.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанда Экология өлкәсен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Бүген Иҗтимагый совет катнашында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International