РФ Төзелеш министрлыгы беренче тапкыр Россиядә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексын (IQ шәһәрләр) исәпләп чыгарды. Шәһәрләрнең беренче өчлегенә Мәскәү — беренче урын, 81,19 балл; Казан — икенче урын, 52,58 балл; Санкт-Петербург — өченче урын, 50,37 балл.
Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев хисап ясаганда, барлык шәһәрләр дүрт категориягә бүленде - халык саны 1 млн.нан артык булган эре шәһәрләр (15 шәһәр), 250 меңнән алып 1 млн.га кадәр халкы булган эре шәһәрләр (63 шәһәр), 100 меңнән алып 250 мең кешегә кадәр халкы булган зур шәһәрләр (93 шәһәр), 100 меңнән ким булган административ үзәкләр һәм пилот муниципаль берәмлекләр (20 шәһәр).
Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, IQ шәһәрләрне беренче исәпләгәндә 2018 ел өчен күрсәткечләр кулланылган.
"Нәтиҗәлелекнең төп һәм иң мөһим күрсәткече индексның әһәмияте генә түгел, ә елдан-ел үзгәреш зурлыгы булачак. Безгә бу күрсәткечнең үзгәрүе бик мөһим, һәм без шәһәрләрдә үзгәрешләр булганын күрдек", — дип ассызыклады министр.
Индекста 47 күрсәткеч бар һәм ун юнәлеш буенча исәпләнә: шәһәр идарәсе, "акыллы" ТКХ, шәһәр мохите өчен инновацияләр, акыллы шәһәр транспорты, иҗтимагый һәм экологик куркынычсызлыкның интеллектуаль системалары, туризм һәм сервис, социаль хезмәтләрнең интеллектуаль системалары, икътисади торышы һәм инвестклимат, элемтә челтәрләре инфраструктурасы.
Исегезгә төшерәбез, «Акыллы шәһәр» проекты «Цифрлы икътисад» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли программалары кысаларында тормышка ашырыла.