ТР Цифрлаштыру министрлыгы Татарстан КФҮндә акчасыз түләүләр системасын кертте

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Проект тулысынча Ак Барс Банк белән берлектә Татарстан Республикасы КФҮнең 59 офисында гамәлгә ашырылды.

Акчасыз түләүләрне кабул итү буенча сервисны Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәгенең автоматлаштырылган системасына интеграцияләү нәтиҗәсендә бер тәрәзәнең тулы принцибы тормышка ашырылды. Хәзер КФҮ белгечләре түләү операцияләрен бердәм интерфейста үткәрә алалар, ә Татарстан халкы КФҮ тәрәзәләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен теләсә кайсы банк картасы белән түли ала.

"Акчасыз түләүләр системасын гамәлгә кертү татарстанлыларның вакытын янга калдырырга ярдәм итәчәк. Алар КФҮ офисларында көндәлек тормышларында иң гадәти булган түләү ысулыннан файдалана алалар. Шулай ук система күпфункцияле үзәкләр белгечләренең эшен җиңеләйтәчәк, чөнки алар эштә аерым банк программалы продуктын түгел, ә таныш системаны кулланалар", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Хәзерге вакытта әлеге система ярдәмендә 4 млн. сумга 5 меңнән артык түләү кабул ителгән, КФҮ офислары аша 70 мең сумнан артык салым бурычы җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International