ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

8-9 февральдә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 40 нчы сайлап алу узачак. Гаризалар 2 февральгә кадәр кабул ителә.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында законсыз рәвештә үтеп керү омтылышы теркәлгән.

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә багышланган киңәшмә узды.

Бүген мәгълүмати технологияләр үзәге коллективына яңа җитәкче - Улесов Денис Васильевич тәкъдим ителде. Элек ул Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры вазыйфасын башкарган иде.

Чираттагы атналык киңәшмә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында узды.


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, пландагы ремонт эшләре турында хәбәр итә.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 ел дәвамында «Казан» аэропорты аңа Габдулла Тукай исемен бирү белән бәйле үзгәрешләрне көтә. Алар шулай ук пассажирларның уңайлылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдереләчәк.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәме хезмәтләрен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында "Ак Барс Банк" җитәкчелеге белән очрашу узды. Киңәшмә барышында алдагы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар.

2020 елның гыйнварыннан Татарстанда төзелешкә рөхсәтне электрон рәвештә алырга мөмкин. Шулай ук аны бирү вакыты 7 урынына 5 эш көненә кадәр кыскартылды. Әлеге хезмәт ТР Финанслар министрлыгы командасы ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тормышка ашырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International