ТР Цифрлаштыру министрлыгы беренче "куркынычсыз " брифингны онлайн режимында үткәрәчәк

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Иртәгә, 17 мартта, 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында министр Айрат Хәйруллин катнашында «Татарстан Республикасында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» дигән темага брифинг узачак.

Коронавирус таралуны кисәтү максатыннан, беренче тапкыр брифинг Министрлык сайтында, tatarstan.ru порталында һәм муниципаль районнар администрацияләрендә ВКС каналы аша гына онлайн режимда узачак. 

Безнең төркемдә сорауларыгызны көтәбез: https://vk.com/e_tatarstan к

Журналистларны аккредитацияләү министрлыкның матбугат хезмәтендә, тел. 8( 843) 264-73-34, 264-72-75

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International