Бүген Иннополиста Open Innovations Startup Tour конкурсы тәмамланды. "ИТ-технологияләр" трегында Чаллы ИТ-паркының "Мильтиад" Бизнес-инкубаторы резиденты проекты икенче урынны алды.
Проект җитәкчесе Даян Зарипов масштаблы технологик конкурс нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын әйтте.
"Без яхшы кире элемтә алдык, потенциаль инвесторлар белән аралаштым, гамәлгә кертү мөмкинлекләре турында күбрәк белдем. Конкурстан тыш, белем бирү программасы да, бу ике көн дәвамында үткәрелгән конференцияләр дә кызыклы булды. Проект бөтен җирдә таралсын өчен, алга таба да эшләячәкбез", - дип өстәде Даян Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, "Мильтиад" компаниясе янгында яну чыганагын 100% төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә торган прибор эшләгән иде. Җайланма территорияне встроенной видеокамера ярдәмендә анализлый. Шулай итеп, янгын сүндерү чарасы турыдан-туры яну өлкәсенә юнәлтелә, бу кеше корбаннарыннан котылырга ярдәм итә һәм матди зыянны киметә.