11-12 апрельдә Казанда «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» хакатоны узачак. Анда катнашу өчен аналитиклар, дата-сайентистлар, Python эшләүчеләре, программистлар чакырыла.
Хакатон 2 секциядә узачак. Катнашучыларга аналитик модельләр һәм карарлар прототиплары булдырырга кирәк.:
Иң яхшы командалар ни алачак:
Гаризалар 8 апрельгә кадәр кабул ителә.
Бурычларның инициаторлары: ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге", InnoSTage компанияләр төркеме һәм DIGITALSUPERHERO бизнес-акселераторы.
Хакатон Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ ярдәме белән узачак. Ул digitalsuperhero хакатоннарының ярты еллык марафоны составында старт ала, финал беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс һәм Digital Nation форумы кысаларында узачак.
Катнашу турында тулырак: http://dshkazan.ru/its