ИТ-паркта World AI & DATA Challenge очрашуы узачак

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

12 мартта Казан ИТ-паркының кайнау ноктасында World AI & DATA Challenge очрашуы узачак. Очрашу AI& Data технологияләре ярдәмендә хәл ителергә мөмкин булган проблемаларны һәм бурычларны билгеләү өчен үткәрелә.

World AI& Data Challenge - AI& Data ярдәмендә глобаль социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча халыкара конкурс. 

Беренче этап илләр, төбәкләр, берләшмәләр өчен бурычлар конкурсыннан гыйбарәт. Беренче этапка гаризалар кабул итү март ахырына кадәр ачык. 
Очрашуда Татарстан Республикасы өчен AI DATA кулланып хәл ителергә мөмкин булган социаль-икътисади бурычлар формалашачак. 
Чарага теркәлергә һәм тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://leader-id.ru/event/47097/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International