Татарстанда Республика мәгълүмати технологияләр үзәге базасында региональ санлы сервисларны алга җибәрү өчен виртуаль махсус икътисади зона булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу инициатива белән вице-премьер Дмитрий Чернышенкога ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Иннополиста булганда мөрәҗәгать итте.
Виртуаль зона проектларының берсе - типик региональ һәм муниципаль санлы карарларның «супермаркеты» булачак, бу Россия төбәкләрендә «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны тизләтәчәк һәм арзанайтачак.⠀
Виртуаль махсус икътисади зонасы үз эченә нәрсәләрне алачак?⠀
Цифрлы трансформация командасы шулай ук "Government as a Service" (GaaS) идеясен киң колачларга тәкъдим итә. «Безнең тәкъдимдә Дәүләт актив режимда халыкка аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәчәк сервис буларак булырга тиеш. Бу идеяне гамәлгә ашыру өчен без Татарстан суперсервисларын - «Мин төзим», «Мин-ӘНИ» һ.б. ясыйбыз», - дип билгеләп үтте ТР финанслар министры Айрат Хәйруллин.