ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

1 сентябрьдән башлап күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 офисында республика халкы банкротлыкны судтан тыш тәртиптә тану турында гаризалар бирә алачак. Хезмәт бушлай күрсәтелә.


28
август, 2020 ел
җомга

Яндекс.Лицей - илнең иң эре IT-компанияләреннән берсе булган мәктәп укучылары өчен программалаштыру буенча түләүсез курс. Керү өчен 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru проекты сайтында логик фикер йөртә белүгә тест язарга, ә аннары Яндекс.Лицейның укытучысы белән әңгәмә узарга кирәк.

30 августта Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан РТРСНЫҢ берьюлы өч телебашнясында – Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдәге Останкино телебашнясында Татарстан Республикасы флагы кабыначак.

«Сколково» фонды, Сколково ачык университеты һәм ИТ-парк катнашучыларны 21 октябрьдә узачак SkLab.Казан технологик стартаплар идеяләрен генерацияләү буенча онлайн-программага теркәделәр. Программада катнашу бушлай. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин - http://opus.sk.ru/2020-skl-kazan.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан күп функцияле үзәкләр бүлекләренең эш режимы үзгәрде.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин элемтә тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды.

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Һәр теләгән кеше коллегияне реаль вакыт режимында карый алачак: турыдан-туры трансляция безнең сайтта һәм ведомствоның рәсми Youtube-каналында барачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар ISEF-2021 Халыкара ярышларында Россия җыелма командасына керә алачак. ИТ-юнәлешләр буенча җиңүчеләр һәм призерлар Иннополис университетына читтән торып укырга керә алалар. Ә финалистлар «Талант һәм уңыш» фондының Президент грантларын алу программасына эләгә.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Нәкъ сигез ел элек Яр Чаллыда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы үз ишекләрен ачты. Бүген ул Кама аръягы төбәгендәге ИТ-берләшмә үзәгенә һәм яңа эш башлаучы ИТ-эшмәкәрләрне җәлеп итү ноктасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International