"Кванториум" балалар технопаркында WorldSkills чемпионаты ярышлары старт алды

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. «Кванториум» балалар технопаркы базасында яшь белгечләр берьюлы ике компетенция буенча ярышалар – «Лазер технологияләре» һәм «Нейроинтерфейсларны проектлау».

Беренче компетенция кысаларында катнашучылар приборлар корпусларын эшлиләр, сәнәгать эшләнмәләрен һәм металлны маркировкалыйлар, катлаулы җыю ярдәмендә 3D-модельләр ясыйлар, штамплар эшлиләр.

Ә «Нейроинтерфейсларны проектлау» компетенциясе буенча ярышучылар баш миенең физиологик үзенчәлекләрен куллану аша тышкы объектлар белән идарә итү өчен җайланмалар урнаштыру һәм программалаштыру белән шөгыльләнәләр.

Быел Татарстанда төбәк чемпионаты 143 компетенция буенча «Ворлдскиллс» һәм 95 компетенция буенча «Ворлдскиллс юниорлар» уза. Ярышларда бөтен республикадан 3 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша.

Төбәк чемпионаты 18 декабрьдә тәмамланачак. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2021 Милли чемпионатының ярымфиналларында һәм финалында республика данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International