Татарстанның «Мин төзим» платформасын федераль дәрәҗәдә тәкъдир иттеләр

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин видеоконференцэлемтә режимында Дәүләт экспертизасы оешмаларының VI Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Чара кысаларында ул очрашуда катнашучыларга төзелешкә ярдәм итү буенча Татарстанның яңа платформасын тәкъдим итте.

Киңәшмәдә шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, РФ Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, РАНХиГС тикшеренүчеләре һәм башка төбәкләрнең дәүләт структуралары вәкилләре чыгыш ясады.

Үзенең презентациясендә Илья Начвин киңәшмәдә катнашучыларга республикада төзелә торган «Мин төзим» платформасы турында сөйләде. Биредә Татарстанлылар һәм төзүчеләр төзелеш башыннан алып аны тәмамлауга кадәр төрле этапларда барлыкка килгән барлык мәсьәләләрне онлайн рәвештә хәл итә алачак.

"Сезнең эш юнәлешегез бик дөрес. Без дә нәкъ менә федераль дәрәҗәдә хәзер төзелеш өлкәсендә мондый цифрлы карарларны эшкәртәбез. Төп момент – капиталь төзелеш объектлары реестрын булдыру һәм мондый реестрга алшартлар буларак уникаль идентификатор эшләү", - дип билгеләп үтте РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Козлов.

Исегезгә төшерәбез, узган атна башында безнең команда Татарстанның ике районында – Әлмәт һәм Саба районнарында төзелеш өлкәсендә пилот платформа башлап җибәрде.

Бу районнарда яшәүчеләр һәм төзүчеләр Башкарма комитетларның дүрт хезмәтен цифрлы рәвештә рәсмиләштерә алалар:

  • Планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә;
  • Төзелешкә рөхсәт бирү;
  • Төзелеш объектына адрес бирү;
  • Төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә.

Ел ахырына кадәр төзелешкә ярдәм итү платформасында хезмәтләр саны артачак: Газпром һәм Челтәр компаниясе хезмәтләре өстәләчәк. Ә аны бөтен Татарстанга тулы масштаблы эшләтеп җибәрү 2021 елда планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International