ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кыскача, Россия элемтә министрлыгының цифрлы трансформация һәм мәгълүмати технологияләрне кертү бурычларын тормышка ашыру буенча оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа программасы турында сөйлибез.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Мин - Гражданин»суперсервисы турында уртак фикер алышуга багышланган ике көнлек стратегик сессия башланды. Анда Татарстан халкы, җирле бизнес вәкилләре, фикер лидерлары һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре катнаша.

РТРСда (Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре) халык өчен тышкы антеннаны сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләделәр һәм елның салкын вакытында аны ничек дөрес карарга киңәш иттеләр.

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» IX фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара "Татарстан нефть-газ химиясе форумы" кысаларында үткәрелә.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Әлмәттә 26нчы Инженер лицее – яңа инновацион мәктәп ачу тантанасында катнашты. Цифрлы ведомство башлыгы укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән шәхсән котлады һәм республиканың ИТ-паркларында бушлай уку өчен сертификатлар тапшырды.

Белем көнендә Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы педагоглары Татарстанның 690 укучысына югары технологияләр өлкәсендәге кызыклы проектлар турында сөйләделәр һәм булачак ИТ-ярышларда катнашырга чакырдылар.

Бүген, Белем көнендә, Казан, Иннополис, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы районнарыннан 500 дән артык укучы үзенең шәхси цифрлы ярдәмчесе - «Мин - мәктәп укучысы» суперсервисы белән таныша башлады. Ай дәвамында алар яңа мобиль кушымтаны тикшереп, эшләүчеләргә кире элемтә бирәчәк.

21-24 сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы узачак, ул бер онлайн-мәйданчыкта Бөтен дөньядан ИТ-өлкәнең йөзләгән экспертларын җыячак. Форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар һәм күргәзмәләр, нетворкинг-клуб узачак. Форумда катнашу бушлай.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Татарстан Республикасына визит белән Саратов өлкәсенең Цифрлы үсеш һәм элемтә министрлыгы делегациясе килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РТПҮ директоры урынбасары Ленар Әхмәт-Гәрәевка «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International