2020 елга табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балалар чараларын үткәрүгә субсидияләр алу конкурсы старт ала

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

3 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр коммерциячел булмаган оешмалар 2020 елда табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыруга киткән чыгымнарны каплый торган субсидияләр алу өчен гаризалар бирә алалар. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары һәм Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы боерыгы кысаларында үткәрелә. Субсидияләр республика бюджетыннан бирелә.

Конкурста катнашу өчен бу исемлектә күрсәтелгән документлар пакетын тапшырырга кирәк. Документларны кәгазь һәм электрон рәвештә әзерләргә кирәк.

Игътибар итегез, барлык "кәгазь документлар" төгәл итеп бастырылган һәм нумерланган булырга тиеш. Кәгазьдә бирелгән гариза коммерцияле булмаган оешманың вәкаләтле заты имзасы белән үтеп, мөһер белән беркетелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International