«МТС» ҖАҖ Россиядә беренче булып OOO «ТЕНЕТ» компаниясе тарафыннан эшләнгән тәҗрибә-сәнәгать партиясеннән 4G коммерция база станциясе тестын башлады.
МТС Казанда LTE1800 коммерция челтәре базасында «ТЕНЕТ» ҖЧҖ җитештергән кече RBS-100 база станциясен сынауга тапшырды. Җайланманың аппарат өлеше чит ил комплектлаштыргычларыннан җыелган, аларның бер өлешен Россия аналогларына алыштыру мөмкинлеге бар.
"МТС Россиядә конкурентлыкка сәләтле электрон һәм телекоммуникацион җайланмалар җитештерүне яңадан торгызу белән кызыксына. Моның өчен без венчур инвестицияләрен гамәлгә ашырабыз, стартапларга ярдәм итәбез, үзебезнең тикшеренү үзәкләре, эшләүчеләр һәм җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән зур булмаган югары технологияле предприятиеләрне дә. Без 2008 елдан бирле «ТЕНЕТ» компаниясе белән эшлибез һәм тест нәтиҗәләре буенча Татарстанда МТСның коммерция челтәрендә әлеге база станцияләреннән файдаланып сынау фрагменты булдыру турында Карар кабул итәбез, – дип билгеләп үтте МТС техникасы буенча вице-президенты Виктор Белов. - Электрон сәнәгатьтә импортны алыштыру мәсьәләсен, шул исәптән, дәүләт һәм эре корпорацияләр ягыннан инновацияләргә ярдәм итү өчен тигез һәм конкурентлы шартлар булдыру хисабына да хәл итәргә мөмкин, дип саныйбыз»
«ТЕНЕТ» ҖЧҖ мәгълүматларына караганда, киләчәктә RBS-100 эшләнмәсен үстерү РФ территориясендә тулысынча җитештерелгән программа һәм аппарат чишелешләренә ия булачак база станцияләренә күчәргә мөмкин. Бу мобиль элемтә куркынычсызлыгын яхшыртырга, база станцияләрен урнаштыруга һәм хезмәт күрсәтүгә мобиль операторларның чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу хәзерге вакытта чыгымнардагы иң күләмле пунктларның берсе булып тора, шулай ук тәкъдим ителгән телекоммуникация чишелешен башка илләргә экспортлауны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.