Татарстанга эш сәфәре кысаларында «Россия Почтасы» генераль директоры Максим Акимов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанда Бонд зонасын булдыру турында Карар кабул ителде. Иннополиста узган чараларда Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин РТРС – радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы директоры Владимир Якимовны Почет ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында коронавирус пандемиясе нәтиҗәләреннән зыян күргән кешеләрне түләүсез укытуга җыелма ачылды. Гаризаны https://express.worldskills.ru сайтында калдырырга мөмкин.
Күп функцияле үзәкләр офисларында халык өчен транспорт чараларын теркәү буенча яңа сервис барлыкка киләчәк. Тиешле карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзерге вакытка кадәр әлеге хезмәт КФҮ аша бары тик Мәскәүдә һәм Казанда гына күрсәтелгән.
Иннополис Университетында түләүсез JavaScript, Data Science һәм тестлаштыру буенча көзге агымга җыю дәвам итә. Курсны тәмамлаучылар «Ак Барс Цифрлы технологияләр» компаниясенә эшкә урнаша алачаклар. Гаризаны 31 августка кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ил буенча тиңдәшсез программа ахырына якынлаша. «Цифрлы икътисад» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча, яңа уку елы башына барлык мәктәпләр, аерым алганда, 1 680 мәгариф учреждениесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин эш барышын шәхсән үзе карап чыкты.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Бүген Әлмәттә «Таттелеком» ГАҖ хезмәт коллективы алдында республиканың цифрлы үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
12-13 сентябрьдә Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына 45 стартап сайлап алу узачак. Катнашу өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төрле карарлар эшләүче командалар чакырыла. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин - http://kazanstartup.ru/
1 сентябрьдән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында математика, информатика һәм санлы технологияләр өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар 125 мең сум күләмендә грант алу өчен гариза бирә ала.
Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгында бүген министр каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм ведомство каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды. Чара кысаларында министрлыкның үзендә һәм аңа буйсынган учреждениеләрдә коррупциягә каршы грамоталы сәясәт үткәрү мәсьәләләре каралды.