Коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кешеләр WorldSkills стандартлары буенча актуаль ИТ-компетенцияләрне түләүсез үзләштерә алалар. Уку өчен гаризалар https://express.worldskills.ru сайтында кабул ителә.
Бушлай курска язылырга мөмкин:
Гомумән алганда, Татарстанда 68 һөнәри компетенция буенча (аларның кайберләре дистанцион форматта оештырылган) яңадан әзерлек үтәргә яки үз квалификацияләрен күтәрергә мөмкин.
Республикада уку 38 үзәк базасында уза. Алар арасында: МЦК-КТИТС, Казан радиомеханика көллияте, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы, Халыкара сервис көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ, КДЭУ һ. б.
Шулай итеп, Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында 13 ИТ-юнәлеш буенча укыту гамәлгә ашырыла.
Курс ахырында барлык тыңлаучылар да квалификация турында документлар һәм һөнәри күнекмәләр дәрәҗәсен раслаучы компетенцияләр паспортлары алачаклар.
Программаны "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге белән берлектә Россия Мәгариф министрлыгы оештыра. Аның максаты - халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә ярдәм күрсәтү, шулай ук хезмәт базарында конкурентлылык сәләтен арттыру өчен өстәмә һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге бирү.