ИТ-паркта Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Киңәшмәдә республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең беренче утырышы 19 августта узды, һәм ассоциация хакимият органнарын, алдынгы предприятиеләрне һәм ИТ-компанияләрне, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерде.

Моннан тыш, 21-24 сентябрьдә Ассоциация тарафыннан беренче Халыкара Kazan Digital Week онлайн-Форумы уңышлы узды.

Рөстәм Миңнеханов, бүгенге чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, пандемия белән бәйле чикләүләрнең цифрлы продуктларны үстерүдә катализатор булуын искәртте.

Татарстанда «Озон» һәм «Вайлдберриз» компанияләренең логистик үзәкләре ачылды, «Казан экспресс» электрон маркетингы эшли башлады.

«Агымдагы вәзгыятьтә предприятиеләргә цифрлаштыру стратегиясен эшләү, электрон коммерцияне активрак куллану мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без дөнья лидерларының гына түгел, ә безнең ИТ-компанияләрнең дә тәҗрибәсен кулланырга өйрәнергә тиеш».

Ул шулай ук ассызыклап үткәнчә, ассоциация кысаларында эшләү Татарстанның цифрлы трансформация турында диалогны дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Ассоциациядә катнашучы компанияләр тарафыннан тормышка ашырылган нәтиҗәле карарларны куллану мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов цифрлы индустрия өчен иң мөһиме – квалификацияле кадрлар, дип белдерде. "Шартлар тудырырга мөмкин, әмма кадрлар булмаса, бу файдасыз. Иң яхшы санлы практикаларның компетенцияләре һәм белемнәре булган белгечләр эшләргә тиеш", - диде ул.

Кереш сүз белән цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Утырыш кысаларында тармак бизнес-процессларын цифрлы трансформацияләүдә катнашучыларның киң даирәсе өчен кызыклы булган темалар буенча докладлар тәкъдим ителде.

«Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов предприятиене үзгәртеп кору юллары – корпоратив аналитик үзәк тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Таттелеком» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Хисамов доклады эчке эшләнмәләр үзәген төзүгә багышланган иде: идеядән алып гамәлдәге продуктларга кадәр. («Агым» ресурслары белән идарә итүнең үз платформасы һәм видеокүзәтү һәм смартфон аша идарә итү белән IP-домофония).

Шулай ук «Цифрлы икътисад» Милли программасы проектларын гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы предприятиеләре кооперациясе турында доклад булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International