Айрат Хәйруллин Татарстан Хөкүмәте утырышында цифрлы проектлар турында сөйләде

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады, анда ул республиканың 2021 елга планлаштырылган цифрлы үсеше программалары турында сөйләде.

Узган утырышның төп темасы Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча комплекслы гамәлләр планын эшләү булды. Аерым алганда, республиканың ИТ-тармагын, икътисади, социаль һәм сәнәгать өлкәләрен үстерү мәсьәләләре күтәрелде.

Айрат Хәйруллин үз доклады кысаларында кыскача Татарстанның төп "цифрлы" күрсәткечләрен билгеләде. Әйтик, мәгълүматларны бердәм тапшыру челтәренә республиканың 9 меңгә якын бюджет учреждениесе тоташтырылган инде, ә 2021 елга өстәмә рәвештә 200 дән артык социаль әһәмияткә ия объектта интернетны үткәрү планлаштырыла. Бу программалар татарстанда цифрлы тигезсезлек проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.

Цифрлы ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы һәм электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш дәвам итә. Тулысынча "сан"га 7 хезмәт күчерелгән, ә электрон рәвештә 21 хезмәт күрсәтелә. 2020-2021 елларда тагын 59 хезмәтне цифрлаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, министр кыскача гына КФҮ эшчәнлегенә, «Минем субсидияләр» яңа цифрлы платформалар, төзелешкә ярдәм итү платформаларына, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын модернизацияләүгә, «Халык контроле» кире элемтә системасына, мәгариф һәм суд эшчәнлеге өлкәләрен цифрлаштыру, «мәгълүматлар фабрикасы»н эшләүгә һ. б. тукталды.

Доклад ахырында Айрат Хәйруллин 2021 елда тормышка ашырылырга планлаштырылган проектлар: цифрлы медицина платформасы, «Имин Татарстан» проекты һ. б. турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International