Татарстан Республикасының 34 районындагы 25 меңнән артык зур булмаган авылларда яшәүче кешеләр оператор челтәрендә заманча цифрлы сервислардан файдалана ала. Бу цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектның икенче этабы – УЦН 2.0 ярдәмендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына әзерлек һәм аны уздыру турында» брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
400 беренче сыйныф укучысы «Таттелеком» ГАҖ тарафыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында портфельләр алды. Предприятие, гадәттәгечә, бөтен Татарстан буенча күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге укучыларга ярдәм итү өчен социаль инициативага кушылды
Казанда рюкзаклар тапшыру тантанасы 23 августта «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. 1 сентябрь алдыннан шәһәрнең балалар иҗат коллективлары, аниматорлар һәм аквагрим осталары катнашында балалар өчен концерт программасы оештырылды. «Таттелеком» исеменнән кунакларга генераль директорның операцион эшчәнлек һәм режим буенча урынбасары Сергей Белобородов мөрәҗәгать итте. Ул укучыларга укуда тырышып эшләүләрен һәм үз-үзләрен үстерү мөмкинлекләрен кулдан упкындырмауларын теләде.
МТС, цифрлы экосистема, Кем/Кайда платформасында яңа функционал эшләтеп җибәрде: хәзер анда геозоналарны һәм push-хәбәрнамәләрне көйләргә мөмкин. Алар ярдәмендә ата-аналар хәбәрләр ала ала, мәсәлән, балалар мәктәпкә килгәндә яки өйгә кайтканда. Кушымта мәгълүматны GPS тотрыксыз эшләгәндә дә тапшыра.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының беренче курс студентларын Белем көне белән котлады.
Бүген Лениногорскта Татарстан Республикасы көненә, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Смартфоннар безнең тормышыбызның бер өлеше булды. Аларда барлык кирәкле әйберләр бар – GPS, плеер, будильник, календарь, камера, һәм, әлбәттә, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар. Телефон көндез дә, төнлә дә эшли һәм беркайчан да ял итми кебек. Кайчакта смартфонны сүндерергә кирәк дип уйлаучылар аз. Мегафонның мобиль җиһазлар буенча менеджеры Александра Вольнова яраткан гаджетка ни өчен һәм нинди ешлыкта ял итәргә кирәклеген аңлатты.
Татарстан Республикасы көненә Казан телеүзәгенең манарасын яңартылган архитектур-сәнгати яктыртуны эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы директоры Владимир Якимов һәм башкалар катнашты.
Яндекс.Лицейда программалаштыру кызыклы булган һәм IT да үсәргә теләгән 13 яшьтән 20 яшькә кадәрге мәктәп укучыларын һәм көллият студентларын көтәләр. Алар Python, Go һәм Django ны өйрәнәчәк, сәнәгать эшләнмәләренә чумачак һәм машина өйрәтүне үзләштерәчәк. Яндекс Лицей тәмамлаучылар junior-эшләүчеләр күнекмәләренә ия һәм веб- һәм бэкенд-эшләнмәләр һәм мәгълүматларны анализлау өчен инструментларга ия.
РФ Цифрлы үсеш министрлыгы цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын дәвам итә, соңгы дүрт елда мобиль интернетка 100 дән 500 гә кадәр кеше яшәгән 5 меңгә якын авыл тоташтырылды. Барлыгы төбәкләр халкы үзләре теләгән авылларга элемтәне тоташтыру өчен 2,5 млн тавыш биргән.