Халыкара чемпионатка кушылыгыз һәм робот техникасында осталыгыгызны күрсәтегез, гаризалар кабул итү 2025 елның 15 маена кадәр ачык. Узган сезонда Robodom-Destructor һәм Destructor Junior командалары 2 һәм 3 урыннарны яулады.
"Роботлар сугышы" -тамашалы чемпионат һәм халыкара мәйданчык, анда бөтен дөньядан уйлап табучылар робот техникасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша һәм ике дисциплинада - "Роботлар сугышы" (110 кг га кадәр авырлыктагы роботлар) һәм"Мини-роботлар сугышы" (1,5 кг га кадәр авырлыктагы роботлар) ярыша. Роботлар сугышы буенча халыкара чемпионат 2023 елдан бирле ел саен Россия Цифрлы үсеш министрлыгы координациясендә үткәрелә.
Дәүләт хезмәтләре порталында тулырак мәгълүмат - https://www.gosuslugi.ru/bitvarobotov.
2023 елда Чемпионат 9 илдән, шул исәптән Россия, Төркия, Һиндстан, Кытай һәм Казахстаннан 190нан артык гариза җыйды. «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турниры кысаларында Казанда узган суперфиналда 10 илдән 16 команда катнашты. 2024 елда "Роботлар сугышы" дисциплинасында 64 команда теркәлгән, ә "Мини-роботлар сугышы»" дисциплинасында 32 команда катнаша.