3-4 майда ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, ИТ-парк, ЦТҮ һәм МТҮнең 50дән артык хезмәткәре «СберПрайм» Казан марафонында катнашты.
Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ел саен республиканың спорт чараларында катнаша һәм бу юлы да 42 км дистанцияне йөгереп узды. Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы командасы йөгергән юлны кушсаң, барлыгы 560 км була.
«Марафон - сынау гына түгел, ул көндәлек кысалардан чыгу, команда белән эштә дә, гомуми мавыгуларда да үз көчеңне күрсәтү һәм берләшү мөмкинлеге», - дип шәрехләде Айрат Хәйруллин.