Республика Цифрлы үсеш министрлыгы халыкара элемтәләрне ныгыта: KAZANFORUM-2025 йомгаклау көне нәтиҗәләре

2025 елның 17 мае, шимбә

Җомга көнне «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында күргәзмәнең соңгы эшлекле көне узды, ул Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы өчен чын мәгънәсендә бай булды.

Көн дәвамында Халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм алдынгы цифрлы технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр узды. Төп вакыйгаларның берсе «ИТ-парк» ДАУ, VeecoTech Solutions Sdn.Bhd Малайзия компаниясе һәм «ДжиДиСи Сёрвисэс» ҖЧҖ арасында үзара аңлашу турында меморандум имзалау булды. Документ ясалма фәһем, киберкуркынычсызлык һәм болыт технологияләре өлкәләрендә алдынгы чишелешләрне бергәләп эшләү һәм кертүне, шулай ук базарлар аналитикасы, технологик тенденцияләр һәм инвестиция мөмкинлекләре турында белемнәр алмашуны күздә тота. Бу Татарстанны халыкара цифрлы хаб буларак танытуда мөһим адым. 

Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Һиндстанның Россия Федерациясендәге Илчелегенең икътисад һәм сәүдә буенча киңәшчесе Рамкумар Тангарадж белән эчтәлекле очрашу уздырды. Яклар Һиндстанда Татарстан цифрлы чишелешләрен куллану мөмкинлекләре, шулай ук Kazan Digital Week та Һиндстан делегациясенең партнер сыйфатында катнашуы турында фикер алыштылар. Киләчәк хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу перспективалары каралды.

БГӘ икътисад министры урынбасары Абдулла Әхмәд Әл Салех белән очрашу да уңышлы узды. Халыкара чаралар өчен киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, аерым алганда — 2025 елда БГӘдә Киләчәк Уеннарын уздыруга әзерлек. Уртак эш юнәлешләре билгеләнде һәм алдагы гамәлләр планы эшләнде. 

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахмановның Катар Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы делегациясе белән очрашуы көннең аерым мөһим өлеше булды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә алар Катар коллегалары белән уртак очрашу уздырдылар. Чит ил кунаклары Бәшир Рәмиев исемендәге алдынгы ИТ-паркны, ICL заводын карадылар һәм ИТ-парк резиденты «Атом» электромобиле проекты белән таныштылар. Сөйләшүләр барышында яклар инновацион инициативаларда катнашуны да кертеп, уртак проектларны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар һәм икътисади элемтәләрне тирәнәйтүдә үзара кызыксыну белдерделәр.

Көн министр Айрат Хәйруллинның Малайзия югары белем министры Янг Берхөрмәт Зәмбри Бин Абдул Кадыйр белән очрашуы белән тәмамланды. Очрашуда Малайзия ягының башка вәкилләре дә катнашты — министрның баш шәхси сәркатибе Редхауддин Камарузаман һәм югары белем департаменты генераль директоры Азлинда Азман ханым. Диалогның төп темасы инженер белем бирүдә РТСИМ компаниясенең инновацион цифрлы игезәкләрен куллану булды — мәктәптән алып югары уку йортларына кадәр. Малайзия коллегалары Татарстан технологияләре белән кызыксынуларын белдерделәр һәм уртак пилот проектларын эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр. Шулай ук Малайзия вәкилләре Татарстанны 2025 елның көзенә планлаштырылган Россия–Малайзия мәгариф мәсьәләләре буенча ике яклы очрашуда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International