KAZANFORUM 2025: Казан ислам форумының дәрәҗәле кунакларын кабул итә

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген Казан аэропортында Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Катар Дәүләтенең вакыфлар эшләре һәм Ислам мәсьәләләре министры Ганема Бин Шахина Бин Ганема Әл Ганимна каршы алды. 

Бу мөһим вакыйга цифрлы министрлык белән Катар арасындагы ныклы эшлекле мөнәсәбәтләрне ассызыклый.

KAZANFORUM 2025 ислам форумы 13 майдан 18 майга кадәр бер атна дәвамында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа партнерлык элемтәләре урнаштыру мәйданчыгы булачак. 

Казанга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International