2025 елның 7 маенда Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Радио һәм элемтә көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү радиосы» фестивале узды. Ул дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм бу юлы 2300гә якын кешене җыйды.
Чараның төп максаты - элемтәчеләрнең тарихи батырлыгын заманча технологияләр белән берләштерү һәм яшь буында үткәнгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

"Радио көнен иң изге бәйрәмнәрнең берсе — 9 Май, Җиңү көненнән ике тәүлек аерып торуы очраклы түгел. Элемтәсез идарә юк, идарәсез җиңү юк. Тарихи мәгълүматлар буенча, хәрби элемтәчеләр гаскәрләрне координацияләү өчен ике миллион километрга кадәр чыбык салганнар. Һәр хәрби элемтәченең батырлыгы бөтен ил яулаган җиңүнең бер өлеше булып тора", - дип ассызыклады Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Фестиваль кысаларында кыр кухнясы эшләде, тарихи реконструкцияләр үткәрелде, хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. Катнашучылар МХО сугышчыларына 500дән артык бәйрәм открыткасы һәм 100 өчпочмаклы хат җибәрделәр.
Фестиваль кунаклары хәрби кыр телефоннарыннан алып заманча цифрлы технологияләргә кадәр элемтә чараларының эволюциясен күрә алдылар, Морзе әлифбасы буенча мастер-классларда һәм яшерен хәбәрләрне расшифровкалауда катнаштылар. Интерактив зоналар аеруча кызыксыну уятты, анда һәркем үзен FPV-Дрон пилоты ролендә сынап карый, радиоэлектрон көрәш чараларының эше белән таныша һәм электрон җайланма җыя алды.
Чарада шулай ул тармак ветераннарына бүләкләр тапшырдылар һәм Элемтә техникумы тудентлары чыгыш ясады.

Фестивальнең иҗади нәтиҗәсе 21 квадрат метр мәйданлы «Җиңү полотносы» дигән зур картина ясау булды, ул барлык катнашучылар тарафыннан язылган, ул чорларның өзелмәс бәйләнешен символлаштыра. Балалар 250 гә якын кәгазь торналар ясадылар, алар сугыш вакытында элемтәгә үз гомерләрен салган элемтәче солдатларны билгеләделәр.