Бүген, 29 гыйнварда 14:00 сәгатьтә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, анда без 2025 елдагы эшебез нәтиҗәләре турында сөйләячәкбез һәм 2026 елга планнар һәм өстенлекле бурычлар белән уртаклашачакбыз.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы элемтә операторлары мәгълүматлары нигезендә яңа ел бәйрәмнәрендә республика халкының активлыгын анализлады. 2025-2026 елларның яңа ел каникулларын татарстанлылар төрлечә уздырган: китап уку, фильмнар карау, ил буйлап сәяхәт итү һәм интернеттан актив файдалану. Элемтә операторлары 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республика халкының нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыклы статистика белән уртаклаштылар.
Элемтә тармагы предприятиеләре, ведомство буйсынуындагы оешмалар һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә 2025 елда «ВымпелКом» ГАҖнең төп казанышлары каралды.
УЦН 2.0 федераль программасы кысаларында. Юлтимер авылында һәм Мичурин исемендәге поселокта яңа база станцияләре урнаштырылды, анда әлеге торак пунктларның 470 кешесе сыйфатлы мобиль элемтә һәм интернеттан файдалана башлады.
2025 елның 1 сентябреннән элемтә операторы белән килешү төзүгә үз-үзеңә тыюн мөмкинлеге гамәлгә кертелде - республикада яшәүче 8 371 кеше бу функциядән файдаланып, үз исеменә SIM‑карталарны законсыз рәсмиләштерүне тыйды.
2025 елда Татарстан Республикасының цифрлы сервислары гражданнарның тормышын яхшыртуның реаль мөмкинлеге булуын күрсәтте.
Фукнцияне тоташтыру өчен кушымтаны соңгы версиягә кадәр яңарту да җитә. Кисәтүче хәбәр автомат рәвештә номеры контактларда сакланмаган абонент исеме янында чагыла.
Атналык киңәшмәдә элемтә тармагы предприятиеләре, ТР Цифрлы үсеш министрлыгының ведомство буйсынуындагы оешмалар һәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән 2025 елда «МИГ» ҖЧҖнең төп казанышлары каралды.
Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашырга чакырабыз. Чара 2025 елга йомгак ясауга һәм 2026 елга планнар турында фикер алышуга багышланачак.
Соңгы өч елда М-7 һәм М-12 трассалары буйлап 200гә якын база станциясе урнаштырылган. Андагы элемтә навигация һәм интернет өчен генә түгел, ашыгыч хәлләр өчен дә әһәмиятле.