Фукнцияне тоташтыру өчен кушымтаны соңгы версиягә кадәр яңарту да җитә. Кисәтүче хәбәр автомат рәвештә номеры контактларда сакланмаган абонент исеме янында чагыла.
Әгәр шалтырату чит илдән булса, кушымта өстәмә рәвештә кулланучы белән элемтәгә керергә теләгән төбәкне күрсәтәчәк.
MAX та шулай ук мошенниклык турында хәбәр итү төймәсе дә бар – мошенниклык, спам һәм кирәкмәгән контент белән көрәшү өчен. Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә MAX куркынычсызлык үзәге белгечләре тарафыннан карала.
Өстәмә рәвештә ике факторлы аутентификация (2FA) – саклауның өстәмә дәрәҗәсе мөмкин. Аккаунтка кергәндә бер үк вакытта SMS код һәм болытлы пароль таләп ителә.