Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы элемтә операторлары мәгълүматлары нигезендә яңа ел бәйрәмнәрендә республика халкының активлыгын анализлады. 2025-2026 елларның яңа ел каникулларын татарстанлылар төрлечә уздырган: китап уку, фильмнар карау, ил буйлап сәяхәт итү һәм интернеттан актив файдалану. Элемтә операторлары 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республика халкының нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыклы статистика белән уртаклаштылар.
Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмен өйдәге интернеттан актив файдаланып каршы алган. «Билайн» мәгълүматлары буенча, безнең республика Яңа ел бәйрәме төнендә өй интернетын куллану буенча алдынгы төбәкләр рәтенә кергән. Татарстанлылар бәйрәм тамашалары һәм фильмнар карады, якыннары белән видеоэлемтә аша аралашты.
Барлык бәйрәмнәр дәвамында онлайн-күңел ачуларга кызыксыну югары дәрәҗәдә сакланды. Трафик 23:00 дән соң гына төшә башлый, минимумга төнге 2 һәм 3 сәгать арасында җитә, ә иртәнге 4 тән яңадан арта. Гомумән алганда, «Билайн» клиентлары бөтен ил буйлап бәйрәмнәрдә 4 миллион гигабайт мәгълүмат күчереп алган, бу узган елның декабрендә шул ук чордан 14% ка күбрәк.
МТСның «Кион Строки» китап сервисы мәгълүматлары буенча, Татарстан яңа ел бәйрәмнәрендә Россиянең иң күп укый торган төбәкләре унлыгына кергән. Татарстанлылар фэнтези, фантастика, мәхәббәт романнарына, детективларга һәм заманча әдәбиятка өстенлек биргәннәр.
Андрей Никоновның «СССР: 2026» романы республика халкы арасында иң популяр китап булды. Икенче һәм өченче урыннарны Максим Горькийның «Артист» очергы һәм Андрей Пантелеевның «Изгой» хикәясе алды.
«КИОН» онлайн-кинотеатры мәгълүматлары буенча, татарстанлылар үзебезнең «Алиса в стране чудес», «Шальная императрица» һәм «Сергий против нечисти» картиналарын сайлаганнар, аның дүртенче өлеше өлешчә Казанда төшерелгән.
«Мегафон» аналитикасына караганда, татарстанлылар каникуллар вакытында илнең 75 төбәгендә булган. Иң популяр юнәлешләр - Мәскәү (барлык сәяхәтчеләрнең 14%), Башкортстан (9%) һәм Самара өлкәсе (6%). Краснодар краен республикадан 5% турист сайлаган.
Ерак сәфәрләргә кызыксыну аеруча сизелә: Татарстаннан Ерак Көнчыгышка туристлар агымы узган елгы бәйрәмнәр белән чагыштырганда 67% ка, ә Калининград өлкәсенә 50% ка арткан. Ерак сәяхәтләрнең иң югары ноктасы 5 һәм 6 гыйнварга туры килә.
Татарстан да, үз чиратында, кунакларны кабул итте, нигездә Мәскәүдән һәм күрше төбәкләрдән туристлар килгән. Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама республикада иң күп кеше йөри торган шәһәрләр. Туристлар истәлекле урыннар арасыннан Болгар, Свияжск һәм Раифа монастырен сайлаган. Казанда Кремль, Бауман урамы, «Черек күл» паркы, «Казан» гаилә үзәге, шулай ук Казансу һәм Кабан күле яр буйлары популяр булган.