Татар-информ матбугат конференциясендә мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы тору чаралары турында сөйләделәр

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев цифрлы яклау буенча яңа статистиканы хәбәр итте:

2025 елның 1 сентябреннән элемтә операторы белән килешү төзүгә үз-үзеңә тыюн мөмкинлеге гамәлгә кертелде - республикада яшәүче 8 371 кеше бу функциядән файдаланып, үз исеменә SIM‑карталарны законсыз рәсмиләштерүне тыйды.  

Дәүләт хезмәтләре порталына керү куркынычсызлыгын арттыру өчен МАХ мессенджеры аша көчәйтелгән аутентификация гамәлгә кертелде. Шалтыратучы оешманың исеме яки хезмәтнең характеры экранда чагыла - легитим шалтыратуны спамнан аеру җиңел. 

«2025 елда Татарстан Республикасында цифрлы мошенниклыкка каршы көрәш буенча биш төп инициатива гамәлгә ашырылды: «Антифрод» системасы, кредитларга үз‑үзеңне тыю функциясе, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша SIM-карталарны тикшерү сервисы, балаларны яклау һәм халыкның цифрлы грамоталылыгын арттыру», - дип хәбәр итте Альберт Яковлев.

Яңа функцияләрне тоташтырыгыз, үз мәгълүматларыгызны тикшерегез һәм бу мәгълүматны якыннарыгыз белән бүлешегез. Без бергәләп Татарстанның цифрлы киңлеген ышанычлы һәм имин итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International