Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган республикакүләм «IT-чемпион»- 2014 бәйгесендә багышланган брифинг 2014 елның 11 мартында уздырылачак. Брифинта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Александрович Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Андрей Иванович Поминов катнашачак.
Казан элемтә электртехникумы студентлары Олимпиала җиңүчеләре булды.
Бу ялларда Иннополис Университетында танылган ИТ-индустрия вәкилләре Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә махсуслашкан университетның булачак магистрларын сайлап алачак.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика территориясендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагындагы хезмәтләр сыйфатын арттыру буенча эшчәнлек башкара. Тармак эшчәнлегендә барлыкка килгән проблемаларны хәл итү нияте белән квартла саен министрыкла утырыш уздырыла. Утырышта Элемтә сыйфаты буенча комиссия, ТР буенча Роскомнадзор идарәсе, Казан шәһәренең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе исполкомы вәкилләре катнашты.
Мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге «IT-Планета 2013/14» халыкара олимпиаданың беренче сайлап алу турына нәтиҗәләр ясалды. Ярышлар Oracle, Cisco, D-Link, Intel, Huawei, 1С, Intel, NetApp, InterSystems, Одноклассники, ГНУ/Линуксцентр оешмалары ярдәмендә уздырыла. Олимпиада ИТ-оешмалар ярдәмендә уздыру, катнашучыларга уңышлы карьерага якынаерга ярдәм итә.
Бүген Казан ИТ-паркында “Балаларга өстәмә белем бирү системасында “Робототехника” юнәлешен үстерү” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарның максаты – укыту робот техникасының хәзерге заман казанышларын, мәгарифнең төрле баскычларында укыту конструкторларын куллану мөмкинлекләрен күрсәтү.
Татарстанда 2013 елда чит ил инвестицияләре күләме 22% үсеп, $894 млн тәшкил итә. Бу турыда Invest in Tatarstan II халыкара кышкы форумда әйттеләр.
Россия Федерациясенең иктисади үсеш министрлыгының №58 2014 елның 12 февралендә кабул ителгән боерыгы буенча “Иннополис” махсус икътисади зонаның күзәтү советы булдырылган.
Татарстанда МТС компаниясе 4G челтәрен ачты. Казан һәм Чаллы абонентлары өчен тизлек 75 Мбит/с кадәр җитә. 2014-2015 елларда Татарстанда үсеш өчен МТС компаниясе 1,5 млрд сум акча исраф иткән. LTE челтәре кертә торган киләсе шәһәрләр арасында Әлмәт һәм Түбән Кама тора.
Бүген Казан ИТ-паркында Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр эшләре министрлыгының урынбасары Владимир Артамонов булды. Кунакны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды. Министр кунакка ИТ-парк эшчәнлеген тәкъдим итте, аннары кунакка «ГЛОНАСС +112» системасының шалтыратулар кабул итүче үзәген күрсәттеләр.