21-22 май көннәрендә Чиләбедә Россиякүләм ИТ форум уза. Форум кысаларында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Пак җитәкчелегендә региональ мәгълүматлаштыру буенча Советның эш гурппасы киңәшмәсе узды.
Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы” мәгълүмати системасында 5 793 сигнал карталары кертелгән, хисапка 3 819 гаиләдә 7 273 балигъ булмаган балалар исәпкә алынган.
2015 елның 19-22 май көннәрендә «Комплекслы иминлек 2015» халыкара салоны узды. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Алар “Иминле шәһәр” презентациясендә катнашты.
Бүген казан ИТ-паркында электрон мәгариф буенча муниципаль тьюторларның 2014/15 уку елы нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Тьюторлар Татарстанның мәгариф оешмаларында “ТР электрон мәгариф” системасында эшләрен, шул исәптән электрон журналлар, педагоглар аттестациясе, электрон гаризалар бирү һәм башкалар буенча эшләр алып бара.
Бүген Югары Ослан муниципаль районын хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнар кабул итү үткәрде. Югары Ослан районы яшәүчеләре сорауларына шулай ук муниципалитет башлыгы Марат Зыятдинов та җавап бирде.
Соңгы ике ай эчендә “Халык контрое” системасына территорияләрне төзекләндерү буенча гаризалар саны артты.
Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго Казан ИТ-паркында булды. Илчене һәм делегациянең башка вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
2015 елның 4 аенда «Электрон сәламтәлек саклау» системасыны онкологик чирләрне диагностикалауга 680 мең электрон гариза җибәрелгән.